
Үз җиремдә-үз телем
Кереш сүз
Ходайның һəр бирмеш көне – сынау-санау.
Җандашлар, карендəшлəр, аркадашлар, исəнмесез, саумысез!
Менə илебездə үткəрелəчəк җанисəп алдыннан күңелегездə нинди уй-хислəр кайнаганын белешергə булдык. Шушы сынау-санау көннəрендə халкыбызга нинди телəклəрегезне җиткерер идегез, дип без зыялыларыбызга мөрəҗəгать иттек. Сөбханалла, тиз арада йөздəн артык миллəтпəрвəребездəн – алар арасында дин əһеллəре, җəмəгать эшлеклелəре, укытучылар, табиблар, галимнəр, журналистлар, җырчылар, əдиплəр, гомумəн, күп төрле һөнəр иялəре бар – җылы яз малар, шигырьлəр дə килеп тə җитте. Дөрес, аларның сыйфаты төрле. Иң мөһиме: алар ихлас. Менə шуларны сезнең игътибарыгызга җиткерəбез.